Әкиятләр дөньясына сәяхәт (0+)

20 гыйнвар көнне 16 нчы санлы китапханәдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Бар әкиятләр дә кирәкле, һәр әкият тә әһәмиятле» дигән әдәби викторина үткәрелде. Балалар әкият дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылды, анда яраткан геройлары белән очрашты, яңа әкиятләр белән танышты, әкиятләрнең күпкырлы тылсымлы дөньясы турында белде. Нәни китап сөючеләр, «Әкиятләр һәм әкиятчеләр турында» интерактив уены сорауларына җавап биреп, әкиятләрне яхшы белүләрен генә түгел, ә үзара киңәшләшеп, бердәм булып эшли белүләрен дә күрсәтте. Балалар бик теләп «Буталчык», «Көйне таны», «Әкият пазллары», «Тылсымлы сандык» бәйгеләрендә катнашты, мультимедиалы китап саклаучыга сюжетларда хаталарны төзәтергә һәм әкиятләрне танырга ярдәм итте. Бәйгеләрдә актив катнашкан өчен балалар тылсымлы карточкаларга ия булды. 
Чара азагында алар ул карточкалардан «КИТАП» сүзен җыйды һәм китапханәдә әкиятләрнең кайсы урында яшәвен белде. Очрашу кызыклы, күңелле һәм бик файдалы узды. Әкияткә сәяхәт тәмам, әмма ул һәрчак кеше белән бергә, бары тик китапханәдә китапны алырга, ачарга һәм укырга гына кирәк.

Поделиться: